11.02.2025

Кеше хакында генетик мәгълүмат саклаучы дезоксирибонуклеин кислотасы (ДНК) туганлык бәйләнешләрен, генетик тайпылышларны ачыклау өчен кирәк. Уфадагы Республика Медицина-генетика үзәге — бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән оешма.  
Бүген — Халыкара ДНК көне

Үзәктә күп юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелә: акушерлык һәм гинекология, кардиология, неврология, офтальмология, терапия, психотерапия, урология, эндокринология, клиник лаборатор диагностика.Баш табиб Фәнил Билалов әйтүенчә, генетик авыруларны вакытында ачыклаган хәлдә, кешенең яшәү рәвешен коррекцияләп, тиешле дәвалау билгеләп, тормыш сыйфатын яхшыртырга була. Генетик авыруларны ана карынында ук яисә дөньяга килүнең беренче көннәрендә ачыклау мөһим. Үзәктә бу өлкәдә тиешле скрининглар үткәрелә.Кызганычка каршы, ана карынында ук ачыкланган кайбер генетик тайпылышлар бик катлаулы була. Мондый очракта табиблар консультация үткәрә һәм йөклелекне калдыру-калдырмау турында карар кабул итә. Төзәтеп булмаслык бәхетсез тормышка яисә туу белән дөньядан китүгә дучар булу расланса, йөклелек өзелә. Әлбәттә, соңгы сүзне ата-ана әйтә.
Мәсәлән, 2019 елда Даун синдромлы 73 йөклелек ачыкланган булса, 2020 елда аларның саны 64 булган. Былтыр тикшерелгән аналарда 74 шундый бала булуы расланган. Аналарның 70 проценттан артыгы мондый баланы дөньяга китерүдән баш тарткан.Белгечләр әйтүенчә, молекуляр цитогенетик ысул белән тикшереп, хромосомаларда хәтта зур булмаган тайпылышларны да күреп була.Бу үзәккә кешеләр гаилә белән мөрәҗәгать итә. Баласыз парлар, туачак балада, туган балада генетик тайпылышларга шик булган ата-аналар. 2020 елда 6751 гаилә кабул ителсә, үткән ел бирегә 77 86 гаилә мөрәҗәгать иткән.Биредә онкопатологияләргә тикшерү аеруча игътибарга лаек. 1570 шундый тикшерү оештырылып, күп кешеләрнең гомере озайтылган, чөнки онкологиянең мутациясен билгеләү дөрес дәвалау табу мөмкинлеге бирә. Шулай ук монда төрле анализлар тапшырырга мөмкин — инсулин, кофеин, лактоза метаболизмына һәм башкалар. Анализлар нәтиҗәсе кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
 
Пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Башкортостан (информация газеты Кызыл тан)