07.11.2025

14 августта эшлекле сәфәр белән Башкортстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев Баймак районында булып кайтты.
«Баймак хәбәрләре» гәзите язганча, түрә төзелеп килүче социаль әһәмиятле объектларны карады. Аерым алганда, болар — Иске Сибай авылында мәктәп, Темәс авылында туган якны өйрәнү музее һәм бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, шулай ук Баймакта балалар поликлиникасы.Алан Марзаев социаль челтәрләрдәге үз битендә отчет тотты:»Һәр объект буенча сораулар һәм хезмәттәшләргә йөкләмәләр бар. Поликлиника төзелеше темпын тизләтергә кирәк, халык әлеге объектны бик көтә. Заказчы һәм подрядчыларның даими хезмәттәшлеге шартларында гына яхшы нәтиҗә ала алабыз», — дип язган ул.
 
Пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Башкортостан (информация Кызыл Тан)