Башкортстанда онкология ярдәме федераль дәрәҗәдән калышмый

Бүген республика клиник онкология диспансерында матбугат туры оештырылды. Белгечләр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында “Онкология авырулары белән көрәш” төбәк программасының тормышка ашырылуы хакында сөйләде.

 
Башкортстанда онкология ярдәме федераль дәрәҗәдән калышмый

Бу проектны булдыру диспансер эшчәнлеген күпкә яхшырткан, күп яңа заманча аппаратлар алу мөмкинлеге биргән, табибларның эшен җиңеләйткән. Иң мөһиме — пациентларга тиешле тикшерүләр үтү, табибка эләгү, диагностика һәм дәвалау алу уңайлы итеп оештырылган.Бирегә җибәрелгән пациентлар “Сакчыл поликлиника”га эләгә һәм инфомат ярдәмендә тиешле мәгълүматны белә, талон ала. Хәзер онкологиягә шик булганнарга элеккечә зур чиратларда утырырга, кат-кат килеп, белгечкә эләгергә, тикшереүләр үтәргә тырышырга кирәкми. Баш Адель Измайлов әйтүенчә, биредә белгечләр ике сменада эшли һәм аларның беренче тапкыр килгәннәрне кабул итәргә, тиешле тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлеге бар. Алдан язылып килүчеләргә аеруча уңайлы. Мәсәлән, ерак районнан килгән пациент та төшкә кадәр бер-ике тикшеренү үтеп, кичкә инде диагнозын төгәл белеп кайтып китә ала. Кирәк булса, чиратка языла һәм ике атна тирәсе вакыттан дәваланырга ятарга килә.— Онкология — ковид кебек тиз үсешә торган чир түгел. Ул еллар дәвамында үсешә. Монда диагнозны дөрес кую мөһим. Шуңа мин тизрәк дәвалана башларга теләгәннәргә бераз сабыррак булырга киңәш итәм. Яхшылап тикшерелеп, төгәл диагноз куелган очракта без онкологияне башка органнарны зарарламыйча, яхшы дәвалый беләбез —ди баш табиб.Биредә диагностика үткәрү, тикшерү, дәвалау өчен югары технологияле заманча аппаратлар бар. Мәсәлән, 2,5 миллиметрдан да бәләкәйрәк яман шешнең микроскопик билгеләрен дә юк итәр өчен корсакка химиопрепарат җибәрә һәи циркуляцияли торган җиһаз. Ул 40-43 градуска кадәр җылытыла. Мондый процедура Башкортстанда беренче тапкыр 2020 елда үткәрелгән. Алар Русия Федерациясенең җиде субъектында гына үткәрелә.Табиб рентгнеолог, бүлек мөдире Булат Ибраһимов әйтүенчә, гомумдәүләт проекты ярдәмендә алынган җиһазлар онкологлар эшен күпкә җиңеләйткән. Тикшерү үткәрү вакыты да, тикшерелүче пациентлар өчен хәвеф тә кимегән. “Кыска вакытта мондый киңлектәге тикшерүләр үткәрү — зур җиңү, без федераль дәрәҗәгә чыктык”, — дип билгели биредә белгечләр. Элек биредә КТ һәм МРТ аппаратлары берәр генә булса, соңгы ике елда 4 КТ һәм 3 МРТ аппараты булдырылган.Журналистлар “тере операция” барышын карый алды. Бу уникаль операция хатын-кыз органнарында киң таралган яман шешнең барлык билгеләрен бетерүгә юнәлтелде.Матбугат туры кысаларында сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хезмәт юлын башлаучы яшь белгечләр, ординаторлар, журналистлар белән очрашты.Министр республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында җиде төбәк проекты тормышка ашырылуын билгеләде. Аларның берсе — “Онкология авырулары белән көрәш”.—Федераль бюджет исәбенә яңа бина булдырылды, матди-техник база ныгытылды. Әле республикада 12 онкология үзәге эшли, тиздән 13се ишекләрен ача, — дип сөйләде Максим Забелин. — Балалар онкогематологиясе төзелә башлады, кадрлар әзерләнә.Сәламәтлек саклау министры билгеләвенчә, Башкортстан кече инвазив технологияләр буенча лидер булып тора. Соңгы елларда телемедицина үсешкән. Шунысын да билгеләми булмый, онкопациентларга кирәкле Уфада булган барлык препаратлар хәзер районнарда да бар.Химиотерапия — онкологияне дәвалауда мөһим тармак. 2018 елдан алып ул өч тапкырга арткан. Бу дәвалау ысулына 4,5 миллиард сум бүленгән.Онкология диагнозы куелганнар арасында биш елдан да артык яшәүчеләр саны да сизелерлек арткан.“Бездәге ярдәм Көнбатышныкыннан аерылмый”, — дип билгеләде Максим Забелин.
 
Пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Башкортостан (информация сайта газеты «Кызыл тан»)