Эпидемиологик хәвефсезлек мөһим


 
 
Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында халыкара катнашлыктагы «Медицина эшчәнлегенең эпидемиология хәвефсезлеге» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтә.
Чарада җәмгыятьтәге сәламәтлек торышы мәсьәләләре тикшерелде, эпидемиология, гигиена буенча актуаль темалар яктыртылды.
Русия Фәннәр академиясе академигы, Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетының эпидемиология һәм исбат итү медицинасы кафедрасы мөдире Николай Брико эпидемиологик хәвефсезлекнең бүген аеруча мөһимлеген билгеләде һәм коронавирус инфекциясеннән вакциналауның мотлак кирәк булуын ассызыклады.
Академик билгеләвенчә, коллектив иммунитет эпидемиологик хәлне тотрыклыландырырга тиеш. Белгеч мондый конференцияләрнең кирәкле чара булуын әйтте һәм бүген эпидемиологик хәвефсезлеккә булышлык итүче яңа чаралар һәм технологияләр турында сөйләп үтте.
Конференция иртәгә дә дәвам итәчәк.
Пресс-служба Министерства здравоохранения (информация Ҡызыл тан)