Грипп дулкыны көчле булачак

Йогышлы авырудан прививка турында нәрсәләрне белү зарур?
“Роспотребнадзор” идарәсе башлыгы Анна Попова Русиядә гриппка каршы Бөтенрусия прививкалау кампаниясе башлануын игълан итте. Вакцина – гриппны кисәтүнең иң җиңел, ышанычлы һәм арзан ысулы. Ни өчен без аны, озакка сузмыйча, нәкъ хәзер ясатырга тиеш? Түбәндә сүз шул хакта.1. Ни өчен шулай иртә?Быел моңа берничә фактор этәрә. Беренчедән, прививкадан соң антитәнчекләр эшләп чыгара башлау өчен организмга якынча ике атна кирәклеген күпләр белә. Әгәр прививканы җәй көне ясатсаң, инфекция сезоны башлануга аның нәтиҗәлелеге сизелерлек кимиячәк, ә инде декабрьдә бөтенесе дә авырган вакытта эшләтсәң, организм антитәнчекләр эшләп чыгарырга өлгермәскә мөмкин.Икенчедән, быел табиблар грипп сезоны­ның иртә башлануын фаразлый. “Роспотреб­надзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная “Известия”гә белдерүенчә, быел Русиядә грипп вирусының актив циркуляциясе декабрьдә түгел, ә көз уртасында ук башланачак, дип көтелә.Өченчедән, коронавирус аркасында грипп дулкыны көчле булачак. Галимнәр ассызык­лавынча, ике ел кешеләрнең игътибары ковид-19га юнәлгән булды, барысы да битлектә һәм перчаткаларда йөрде, өйләрендә утырды һәм аз аралашты. Грипп белән авыручы­ларның саны берничә тапкыр кимеде, күпләр аннан прививка да ясатмады, бу инфекциягә каршы коллектив иммунитетның сизелерлек кимүенә китерде. Гади генә итеп әйткәндә, безнең иммун системасы моның нәрсә икәнен онытты һәм аннан саклану көчен күпкә киметте.Башка профилактика чаралары арасында – кешеләр күпләп җыелган урыннарда булу вакытын кыскарту, битлек куллану, кулларны даими рәвештә юу, биналарны җилләтү, бүлмәләрне җыештыру һәм җилләтү, сәламәт йокы һәм дөрес туклану.2. Вакцинадан соң мин авырмаячакмынмы?Вакцина сезнең авырмаячагыгызга 100 процент гарантия бирми. Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, вакциналанган кешеләр бер ярым тапкыр сирәгрәк авырый, аларны ике тапкыр сирәгрәк дәваханәгә салалар, ә авыр өзлегүләр һәм үлем очраклары бөтенләй булмый диярлек. Ягъни прививка авыруны авыр кичермәячәгегезгә йөз процент гарантия бирә, сезне дәваханәгә салмаячаклар һәм реанимациягә күчермәячәкләр.Бу урында кемдер: “Нинди реанимация, бу бит грипп кына. Ике атна өйдә ятасың һәм алга!” – дип елмаер. Чынлыкта исә вирус күпкә куркынычрак һәм мәкерлерәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен аннан 500 меңгә кадәр кеше үлә, бу – Уфа халкының яртысы, яки бергә алганда – Стәрлетамак, Салават, Ишембай һәм Мәләвез халкы.3. Ул күпме тора?Гриппка каршы вакциналану чыгымнарын сезнең өчен дәүләт түли. Моның өчен ел саен федераль бюджет акча бүлә. Башкортстан ел саен өлкәннәр һәм балалар өчен ике миллионнан артык доза “Ультрикс Квадри” һәм “Совигрипп” вакциналарына заказ бирә. Сезгә үз поликлиникагызга башта терапевт янына, аннары процедура кабинетына килергә генә кирәк.Беренче чиратта бушлай вакцина тү­бәндәге категория гражданнарга каралган:* Алты айдан өлкәнрәк балаларга, студентларга һәм мәктәп укучыларына* Медицина хезмәткәрләренә* Укытучыларга* Социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗа­лык, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрлә­ренә* Вахтачыларга* Чиновникларга* Пенсионерларга* Хәрби хезмәткәрләргә* Йөкле хатыннарга* Хроник авырулары булган кеше­ләргә.Калганнар да бушлай прививка ясата ала, моның өчен үзегезнең поликлиникагызга мөрә­җәгать итегез, анда кайчан килергә кирәклеген әйтәчәкләр. Кайвакыт пред­приятиеләр җитәкче­леге хезмәткәрләре өчен вакциналануны офиста да оештыра.Авырган очракта исә, даруларны үзегезгә сатып алырга туры киләчәк, ә бу – бер кешегә ким дигәндә мең сум дигән сүз.4. Нинди каршылыклар бар?Заманча препаратларны ярты яшьтән алып балаларга һәм ким дигәндә 14 атналык көмәне булган йөкле хатын-кызларга кулланырга да мөмкин. Ләкин каршылыклар да бар. Мәсәлән, табиблар йомыркага аллергия булган кешеләргә аерым игътибар бирә. Мондый пациентларга табиблар күзәтүе астында дәваханәләрдә генә прививка ясыйлар. Вакцинаны авырганда яисә хроник авыру кискенләшкән чорда да ясамыйлар.Уколдан соң табиблар ашыкмаска, ә поликлиника коридорында утырып торырга, үзеңнең хәлеңне күзәтергә киңәш итә. Медицина ярдәме таләп ителгән ихтимал булган аллергик реакцияләрне ачыклау өчен 15-30 минут җитә. Бер көн вакцина урынын чылатмаска һәм кашымаска тырышыгыз.5. Ике прививканы берләштерергә мөмкинме?Әйе, мөмкин! Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә прививкалар арасында айлык пауза эшләмәскә, ә прививканы бер үк көнне ясатырга рөхсәт итте. COVID-19дан прививканы – бер беләккә, ә грипптан икенчесенә ясыйлар.СОРАУ– ҖАВАПАвыру ихтималлыгы каламы?Кайвакыт вакциналанганнан соң температура күтәрелә, мускуллар авырта, хәлсезлек барлыкка килә. Һәм без “авырдым” дип уйлыйбыз. Ләкин бу алай түгел. Киресенчә, бу организм антитәнчекләр эшләп чыгара дигән сүз. Бер, күп дигәндә ике көннән соң барысы да узачак.Вакцинаны җитештерү процессында вируста аның авыру чыганагы булу үзлеген “үтерәләр”, бары тик иммунитет формалаштыру үзенчәлекләрен генә саклыйлар.Бер үзенчәлек бар: әгәр сез прививка ясатканчы, яки икенче көнне вирус йоктырсагыз, чыннан да авырырга мөмкинсез, чөнки сездә әлегә саклаучы антитәнчекләр юк. Ләкин бу һич кенә дә вакцинага бәйле түгел.ӘЙТКӘНДӘЙБилгеләре нинди?* Авыру кискен башлана.* Тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә.* Баш авырта.* Буыннар һәм мускуллар сызлый.* Калтырата.* Арыганлык.* Ютәл.* Томау төшә яисә борын тыгыла.* Тамак авырта һәм ачыта.
 
Пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Башкортостан (информация Кызыл Тан)

Generated by Feedzy