Кызганычка каршы, Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны янә арта башлады. Куркыныч инфекциягә каршы иммунитетны ныгыту хакында уйларга вакыт. Моның иң ышанычлы юлы – вакцина. Шуңа ревакциналану мәсьәләсенә җитди карарга кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барысына да үрнәк күрсәтеп, коронавирус инфекциясеннән ревакциналанырга булды. “Хөрмәтле коллегалар, муниципалитет башлыклары, халыкны ревакциналау буенча эш башлаганыгыз өчен рәхмәт. Мин дә ревакциналанырга булдым”, – диде ул дүшәмбе оператив киңәшмә барышында.Нәрсә белән ревакциналанырга? Бу сорауга бәйле коронавирус буенча атна саен үткәрелә торган брифингта Республика белән идарә итү үзәге хезмәткәре, сәламәтлек саклау темасы кураторы Алисә Шәмсетдинова: “Русия территориясендә теркәлгән теләсә кайсы вакцина, шул исәптән ике компонентлысы белән ревакциналанырга мөмкин”, дип белдерде. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова һәм Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина бу җавапны түбәндәге мәгълүматлар белән тулыландырды:“Ревакциналану мәсьәләсе актуальлеген югалтмый һәм моны аңлап кабул итәргә кирәк. Экспертлар бәяләвенчә, авыруның чираттагы дулкыны көзгә көтелә, шуңа хәзер вакциналанудан соң 6 ай һәм аннан да күбрәк вакыт узган кешеләргә ревакциналанырга кирәк. Әлегә “Спутник Лайт” кайтарылмый, шуңа күрә булган вакциналардан файдаланабыз”.Шул вакытта халыкны коронавируска бәйле генә түгел, башка сораулар да борчый. Алдан фаразланмый торган нәтиҗәләргә китергән авыру – талпаннар күчерә торган боррелиоз (Лайм авыруы) күп сораулар тудыра. Боррелиоздан саклану, ашыгыч иммунопрофилактика үткәрү, авыруның билгеләре – шушы һәм башка мәсьәләләр дә брифингта тикшерелде.Игътибар! 2022 елның 24 маена талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән авыручылар теркәлмәгән, әмма үткәрелгән анализлар барышында инфекцияле талпаннар ачыкланган (2 меңнән артык талпан тикшерелгән, шуларның 18 проценты инфекцияле булган).
Пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Башкортостан (информация сайта Кызыл Тан)