18.02.2025

Шәфкать туташы Рафига Майорова хаклы ялда да яраткан эшен дәвам итә.
Медицинада очраклы кеше­ләр эшли алмыйдыр ул. Яхшы табиб яки шәфкать туташы булу өчен һөнәреңне чын күңелдән яратырга, сабыр булырга, кеше­ләрнең хәлен җиңеләйтү өчен юатырлык сүз таба белергә һәм көчеңне кызганмаска кирәк. Шул вакытта гына сине халык ярата һәм хөрмәт итә. Кырмыскалы районы үзәгендә яшәүче Рафига Майорова да бөтен гомерен медицинага багышлап һич ялгышмаган.Рафига Габидулла кызы хозур табигать кочагында урнашкан Карлыманбаш авылында җиде балалы тату гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Биш кыз, ике малай бер-берсен карашып, туганлыкның кадерен белеп үсәләр.Кыз бәләкәйдән үк шәфкать туташы булырга хыяллана. Чөнки әнисенең бертуган энесе Санкт-Петербургта хирург булып эшләгән һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен күпме йокысыз төннәр үткәргән. Әнисенең сеңлесе үз теләге белән сугышка китеп, шәфкать туташы булып хезмәт иткән — яралыларны үлемнән коткарган. Кайткач, тыныч тормышта дәваханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән. Бертуган апасы да, аның ике кызы да табиб һөнәрен сайлаганнар. Нинди авыр заманнар булуга карамастан, һөнәренә һәрчак тугры калып, намус белән эшләгән абый-апаларыннан үрнәк алып, Рафига Габидулла кызы да бер икеләнүсез медицина юлын сайлый.Изге күңелле, кешеләрне яраткан кыз Куганак авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа медицина училищесында белем ала. Яхшы укыган, һәр яңалык белән кызыксынган дипломлы белгечне үзәк район дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә эшкә алалар. Өлкән шәфкать туташлары Рәйсә Абакачева, Фидалия Саттарова аны килеп туган хәлләрдә каушап, югалып калмаска, акыл белән эш итәргә, тәнгә генә түгел, җанга сихәт бирергә өйрәтәләр. Рафига Габидулла кызы аларны зур хөрмәт белән искә ала.Кыз үз хезмәтенең нинди җаваплы һәм кирәкле булуын аңлый һәм һәр процедураны үтә дә пөхтәлек, төгәллек белән, иң мөһиме — күңел биреп, яратып башкара. Алай гына да түгел, авыруларның тән яраларын дәвалау белән бергә өмет сүнеп барган күңелләрен сихәтләндерә белә ул. Биредә 15 ел намуслы эшләгәннән соң, һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шәфкать туташын балалар консультациясенә эшкә чакыралар.— Балаларны бик яратам. Шуңа да шунда ук риза булдым. Монда бик тату коллектив тупланган иде. Фрунзия Мөлекова, Зөһрә Ишкаева, Любовь Мөхәммәтҗанова, Әнисә Нургалиева белән эшләргә туры килүенә Ходайга рәхмәтлемен. Участок шәфкать туташы буларак, безнең төп бурычыбыз – профилактика, яңа туган балаларны кабул итеп алу һәм аларны үзебездә теркәү. Моның өчен әледән-әле йортларына барып, сабыйларның сәламәтлеген тикшердек, вакытында тиешле прививка эшләтүгә күзәтчелек иттек, әти-әниләр белән элемтәдә тордык. Эшем тынгысыз булса да, аны бик яраттым. Вакытны кайтарып булса, янә шул һөнәрне сайлар идем. Кешеләргә кирәкле булуым белән бәхетле мин. Әниемә дә гомер буе рәхмәт укып яшим: кешеләргә мәрхәмәтле, итагатьле булыгыз, ярдәмгә мохтаҗлардан йөз чөермәгез, игелек җирдә ятмый ул, дип үстерде. Яраткан һөнәрем булган өчен мин аңа да бурычлы, — ди Рафига Габидулла кызы.Анда 30 ел эшләгәч, барлыгы 45 ел эш стажы белән хаклы ялга туктый. Ләкин үзенә-үзе һич урын таба алмый. Мәчеттә дин дәресләрен укытуны ишетеп, анда йөри башлый. Белем, дин сабагы алырга бервакытта да соң түгел бит. Шулай итеп, Светлана Нәгыйм кызыннан гарәпчә укырга өйрәнә. Хәзер ул төрле догалар, Коръән сүрәләре укый.— Пенсиядә ике ел утырганнан соң, Кырмыскалы авылының 1нче балалар бакчасына шәфкать туташы итеп эшкә чакырдылар һәм аларга каршы килә алмадым. Чөнки эшемне һәм балаларны бик сагынган идем, — ди Рафига Майорова.Биредә бөтенләй башка төр эшчәнлек, медицина процедуралары юк, ә аның вазыйфасына мәктәпкәчә учреждениедә санитар режимның үтәлешен, хезмәткәрләрнең вакытында медицина тикшерүе үтүен, тәрбияләнүчеләрнең туклануын, балаларның сәламәтлеген күзәтү, документлар алып баруны контрольдә тоту керә.— Рафига Габидулла кызы үз эшен яхшы белә. Бездә өч елдан артык эшләү дәверендә шуны әйтә алам: вазыйфасына җаваплы карый. Коллектив та, балалар да аны хөрмәт итә һәм ярата, – ди балалар бакчасы мөдире Нәзирә Тәлгать кызы.
 
Пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Башкортостан (информация сайта Кызыл тан)